«Киң күңелле күршеләр» клубында Май чабу бәйрәме (18+)

12 март көнне «Киң күңелле күршеләр» клубы эше кысаларында 5 нче санлы китапханәдә бәйрәм чарасы узды. 

IMG_9605
IMG_9491
IMG_9596
IMG_9487

Бәйрәм кышны озату һәм язны чакыру йоласы белән башланып китте. Алып баручы клуб әгъзаларына Борынгы Рус иле, мәҗүсилек чорларыннан алып Май чабуның барлыкка килү тарихы, XVI гасырда гореф-гадәтләрнең үзгәрүе, XVIII гасырда Петр I нең 16 ат белән җигелгән корабта Май чабуга килүе, хәзерге көндә бәйрәм ителү үзенчәлекләре турында сөйләде. 
Очрашуда кунаклар кул астындагы материал һәм саламнан яндыру өчен карачкы макетын әзерләде.  Беленнәр бәйгесе үтте, анда нәтиҗәләр ясалды һәм җиңүче сайлап алынды. «Беленле торт» иң тәмлесе дип танылды, җиңүче истәлекле бүләк алды һәм, әлбәттә, аның рецепты белән уртаклашты. Катнашучылар Май чабу турында такмаклар җырлады, очрашу чәй эчү белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: